Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыл. Сары. Яшел

“Танышырга рөхсәт итегез”

Халыкның полиция участок уполномоченныйларына ышанычын арттыру, абруйларын күтәрү, уңай образларын формалаштыру максатыннан Татарстан Республикасында 2012 елның 17 декабреннән 2013 елның 23 гыйнваренә кадәр "Танышырга рөхсәт итегез!" ("Разрешите представиться!") акциясе уздырыла. Балык бистәсе район эчке эшләр бүлегендә 14 полиция участок уполномоченный бар. Әлеге акция кысаларында аларның кайберләре белән таныштырабыз. Административ участок...

Халыкның полиция участок уполномоченныйларына ышанычын арттыру, абруйларын күтәрү, уңай образларын формалаштыру максатыннан Татарстан Республикасында 2012 елның 17 декабреннән 2013 елның 23 гыйнваренә кадәр "Танышырга рөхсәт итегез!" ("Разрешите представиться!") акциясе уздырыла.
Балык бистәсе район эчке эшләр бүлегендә 14 полиция участок уполномоченный бар. Әлеге акция кысаларында аларның кайберләре белән таныштырабыз.
Административ
участок № 1
Марсель Габделгазиз улы Кәримов-полициянең өлкән участок уполномоченные, полиция капитаны. Балык бистәсе поселогының Гагарин, Мир, Озерная, Победа, Северная, М.Северная, М.Районная, Юбилейная, М.Җәлил, Светлая, 8 Март, Сәйдәшев, Дружба, М.Рыжов, Карьер, Нагорная, Кече Карьер, Луговая, Терешкова, Г Тукай, Б.Шәвәлиев урамнарына хезмәт күрсәтә.
Телефон: 89172901478.

Административ
участок № 2
Нияз Шамил улы Кәримуллин-полициянең участок уполномоченные, өлкән лейтенант. Аның участогына Энергетиклар, З.Шәймарданов, Степанов, А.Алиш, Ф.Әхмәдиев, Меркушев, Бухарин, Русаков, Полевая, Васильева, С.Галиев, Төзүчеләр, Хәмәдияров, Сибгатуллин, Завод, Восточная, Корнеев, Шәрәфиев, Гыйззәтуллин урамнары керә.
Телефон: 89196204886.

Административ
участок № 3
Вакытлыча Марсель Габделгазиз улы Кәримов-полициянең өлкән участок уполномоченные, полиция капитаны хезмәт күрсәтә. Бу участок Ленин, Совет, Хезмәт, Мәктәп тыкрыгы, Бертуган Бакировлар, Кече бакча, Корчебоков, Бакча тыкрыгы, Крупская, Банк, Некрасов, Пролетарская, Нарат, Яшел, Почта, Яр буе урамнарын үз эченә ала.
Телефон: 89172901478.

Административ
участок № 4
Руслан Нурислам улы Камалов-полициянең участок уполномоченные, полиция лейтенанты. Октябрь, Маяковский, Кече Октябрь, Вахитов, Давыдов, Х.Такташ, Яшьләр, Космонавтлар, Октябрьнең 60 еллыгы, Комсомол, Александров, М.Горький, Островский, Причал урамнарына хезмәт күрсәтә. Телефон: 89179236001.
Күрсәтелгән телефоннар аша полициянең участок уполномоченныйларына шалтыратып хокук тәртибе бозу, җинаять кылулар турында хәбәр итә, ярдәм сорый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев