Сарман районында наркотик кулланган килеш машина йөртүче тоткарланган
Кызыл. Сары. Яшел

Сарман районында наркотик кулланган килеш машина йөртүче тоткарланган

ЮХИДИ хезмәте юлда йөрүчеләргә аеруча игътибар итә, диелә "Сарман" газетасында.

Сарман районында узган атнада ЮХИДИ хезмәтенең профилактик рейды барышында наркотик матдәләр кулланган 1 шофер транспорт чарасы белән идарә иткәндә тоткарланды. 2 машина йөртүчегә автомобиль тәрәзәләрен артык караңгылаткан өчен беркетмәләр төзелде. Транспорт йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән килеш рульга утырып чыккан 1се җаваплылыкка тартылды. Дәүләт номерлары әйбәт күренмәгән килеш йөрүче 3 машина йөртүче ачыкланды. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларын вакытында түләмәүчегә беркетмә төзелүе турында белешмә бирелде, дип хәбәр итә "Сарман" газетасы.

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев