Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыл. Сары. Яшел

Саклык чарасын күрсәң

Фән-техника казанышлары нык алга киткән чорда яшибез.

Шуңа бүгенгесе көнне төнге караңгыда кылган җинаятьләрне дә җиңел генә ачарга мөмкин. Узган елның декабрь аенда Олы Елга авылында яшәүче берәүнең үз хуҗалыгы каршысында торган "КамАЗ"ны чишендерүләре хакында район эчке эшләр бүлегенә шомлы хәбәр алынды. Оператив тикшерү төркеме хәлне урынга барып тикшерергә булды. Чыннан да төнге сәгать икеләр тирәсендә "КамАЗ" автомашинасыннан шактый кыйммәтле аккумуляторны урлап киткәннәр. Урында һәр квадрат метр җирне җентекләп тикшергәннән соң тикшерүчеләр йорт каршысында видеокамера урнаштырылганын күреп алалар. Хуҗаның рөхсәте белән видеоязмаларны карап танышкач, каракларның нинди автомашина белән килүләре мәгълүм була. Нәтиҗәдә кыска гына вакыт эчендә күрше Лаеш районының бер авылында әлеге карак утырып килгән автомашинаны эзләп табалар. Җинаять тиз ачылды. Һәм аңа карата РФ җинаять кодексының 158 нче маддәсе нигезендә чит кеше милкенә кул сузуы өчен эш кузгатылды. Тикшерү барышында әлеге каракның җиңел машинасы узган елның 30 ноябрь көнендә Казан шәһәрендә урлануы да мәгълүм булды. Бер карашка шактый катлаулы булган бу җинаять эше берничә көн эчендә авыл кешесенең заманча яңа техника белән кораллануы нәтиҗәсендә ачылды. Тиздән ул җавап тотачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X