Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыл. Сары. Яшел

Полиция Кыш бабае

Балигъ булмаганнарның законлы мәнфәгатьләрен һәм хокукларын яклау, сукбайлыкны профилактикалау буенча эшнең нәтиҗәлелеген күтәрү, балалары социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне ачыклау, аларга ярдәм күрсәтү максатыннан Балык бистәсе муниципаль район территориясендә 2012 елның 18 декабреннән 2013 елның 8 гыйнварына кадәр "Полиция Кыш бабае" дигән пиар-акция үткәрелә. Балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын...

Балигъ булмаганнарның законлы мәнфәгатьләрен һәм хокукларын яклау, сукбайлыкны профилактикалау буенча эшнең нәтиҗәлелеген күтәрү, балалары социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне ачыклау, аларга ярдәм күрсәтү максатыннан Балык бистәсе муниципаль район территориясендә 2012 елның 18 декабреннән 2013 елның 8 гыйнварына кадәр "Полиция Кыш бабае" дигән пиар-акция үткәрелә.
Балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе, халыкны социаль яклау учреждениесе хезмәткәрләре балигъ булмаган балалары булган, аз керемле, тәртипсез тормыш алып баручы гаиләләрне ачыклау буенча торак пунктларда рейдлар үткәрәчәкләр. Шулай ук ПДН, КДН, социаль яклау бүлегендә профилактик исәптә торучы гаиләләр дә игътибар үзәгендә булачаклар. Ачыкланган проблемалар буенча конкрет чаралар күрү күздә тотыла.
Традиция буенча Югары Тегермәнлек авылындагы "Акчарлак" социаль приютына да бару оештырылды. Бүгенге көндә анда 3 яшьтән алып 16 яшькә кадәр булган 24 бала тәрбияләнә. Приют хезмәткәрләре һәм балалар белән әңгәмәләр үткәрелде. Эчкерсез сөйләшүдә балаларның яшәү, көнкүреш шартларына кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде. Әңгәмә вакытында балалар Яңа елга музыкаль үзәк бүләк итүебезне теләделәр. Чөнки алар барысы да биергә, музыка тыңларга яраталар. Акция кысаларында балаларның теләкләрен исәпкә алып Россия эчке эшләр министрлыгының Балык бистәсе бүлеге хезмәткәрләре арасында яңа музыкаль үзәк алу өчен акча җыю оештырылды.
Хөрмәтле райондашлар! Чит кеше кайгысына күз йоммагыз. Әгәр сезнең авылда ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр булса, яки ата-аналары спиртлы эчемлекләр куллану аркасында балалар җәфа күрә икән, бу хакта авыл җирлеге органнарына, социаль яклау, эчке эшләр бүлекләренә хәбәр итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X