Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыл. Сары. Яшел

Полиция хроникасы

Соңгы атнада Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык бистәсе бүлегенә җинаятьләр, хокук тәртибе бозулар турында 38 хәбәр, гариза алынды. Алар буенча 147 гражданин төрле күләмдә административ штрафка тартылдылар. 51 кешегә авыл җирлекләрен төзекләндерү кагыйдәләрен бозганнары өчен административ беркетмә төзелде. Район территориясендә 6 юл-транспорт фаҗигасе теркәлде. 1 кеше тән җәрәхәтләре алды. Юл...

Соңгы атнада Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык бистәсе бүлегенә җинаятьләр, хокук тәртибе бозулар турында 38 хәбәр, гариза алынды. Алар буенча 147 гражданин төрле күләмдә административ штрафка тартылдылар. 51 кешегә авыл җирлекләрен төзекләндерү кагыйдәләрен бозганнары өчен административ беркетмә төзелде.
Район территориясендә 6 юл-транспорт фаҗигасе теркәлде. 1 кеше тән җәрәхәтләре алды. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган транспортчыларга 76 беркетмә төзелде. Шул исәптән, исерек хәлдә руль артына утырганнары өчен 3 автомобильче җавапка тартылды.
* * *
Тикшерү барышында Тәберде Чаллысы авылында яшәүче гражданин С.ның ИЖ-79-8 ММ газ пистолетын тиешле шартларда сакламавы ачыкланды. Әлеге гражданин административ штрафка тартылды.
* * *
9-13 сентябрь көннәрендә билгесез кешенең Әшнәк- Качкалак авылында тәрәзәне ватып гр.А.ның йортына керүе һәм туклану продуктлары урлавы турында хәбәр алынды.
Хәзерге вакытта каракның кем булуы ачыкланды. Аңа карата җинаять эше кузгатылды. Тикшерү бара.
* * *
Балык бистәсендә яшәүче пенсионерка П. 12 сентябрьдә 4 сәгать 30 минут тирәсендә гр.В.ның аны кыйнавы, үтерү белән куркытуы турында гариза белән мөрәжәгать итте. Тикшерү бара.
* * *
13 сентябрь көнне 15.40 сәгатьтә Биектау авылында гр. С.ның сараенда янгын чыга. Янгын тиз арада сүндерелә. Зыян күрүчеләр юк. Сәбәбе-ут белән саксыз эш итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев