Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыл. Сары. Яшел

Полиция хроникасы

Соңгы атнада Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык бистәсе бүлегенә җинаятьләр, хокук тәртибе бозулар турында 29 хәбәр, гариза алынды. Район территориясендә 6 юл-транспорт фаҗигасе теркәлде. Полиция хезмәткәрләре 51 кешегә административ беркетмә төзеделәр. Шуларның өчесе вак хулиганлык кылган өчен, 13 гражданин салынган штрафны вакытында түләмәгәнгә җавапка тартылдылар. * * * 18 ноябрьдә...

Соңгы атнада Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык бистәсе бүлегенә җинаятьләр, хокук тәртибе бозулар турында 29 хәбәр, гариза алынды. Район территориясендә 6 юл-транспорт фаҗигасе теркәлде. Полиция хезмәткәрләре 51 кешегә административ беркетмә төзеделәр. Шуларның өчесе вак хулиганлык кылган өчен, 13 гражданин салынган штрафны вакытында түләмәгәнгә җавапка тартылдылар.
* * *
18 ноябрьдә Корноухово авылында яшәүче пенсионерканың мунчасыннан су казаны урлыйлар. Тикшерү барышында казанны гр. А.ның урлаган булуы ачыклана. Ул административ җаваплылыкка тартылды.
* * *
13 ноябрь көнне 22.44 сәгатьтә билгесез кешеләр Балык бистәсе поселогының Октябрьская урамында урнашкан банкоматка очлы предмет белән тырнап язалар. Тикшерү барышында хулиганның балигъ булмаган А. булуы ачыклана. Аның ата-анасына административ беркетмә төзелде.
* * *
22 ноябрьдә 00.20 сәгатьтә Балык бистәсе поселогында билгесез кеше "Лада Приора"автомобиленең алгы сул як тәрәзәсен ватып кача. Оператив тикшерү нәтиҗәсендә әлеге гражданин ачыкланды. Кеше милкенә белә торып зыян китергән гр. Б.га карата җинаять эше ачу буенча тикшерү бара.
* * *
22 ноябрьдә 00.20 сәгатьтә билгесез кеше Балык бистәсенең 2 мәктәбе гардеробыннан гр. К.ның кәрәзле телефонын урлый.Тикшерү бара.
* * *
24 ноябрьгә каршы төндә билгесез кешеләр Балык бистәсенең Яшьләр урамы 33 йорт янындагы су үткәргеч коесының чуен капкачын урлыйлар.Тикшерү бара.
* * *
24 ноябрь көнне 22.30 сәгатьтә Олы Мәшләк авылы янәшәсендә урнашкан "Эдем" кафесында билгесез кешеләр гр. Ш.ны кыйныйлар. Хәзер кыйнаучылар ачыкланды. Тикшерү дәвам итә.
* * *
21 ноябрьгә каршы төндә Күгәрчен авылында билгесез кеше тәрәзә ватып бер пенсионерның йортына керә. Полициянең участок уполномоченные "кайнар эздән" гр.Д ны тоткарлый. Ул гаебен тулысынча таный. Җинаять эше кузгатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев