Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыл. Сары. Яшел

Полиция хроникасы

2013 елның май аенда Россия эчке эшләр Министрлыгының Балык бистәсе районы буенча бүлегенә җинаятьләр, административ хокук бозулар турында барлыгы 182 гариза, хәбәр керде. Алар буенча 10 җинаять эше кузгатылды, 19 җинаять эше кузгату кире кагылды, 20 эш башка органнарга тапшырылды, административ хокук бозу турында 45 эш кузгатылды, 33 материаль элек...

Балык бистәсендә май аенда 4 урлашу (Олы Елга, Югары Тегермәнлек, Корноухово, Балык бистәсе), 2 талау (Югары Тегермәнлек авылында, М-7 автомобиль юлында) очрагы теркәлде.
Бүлек хезмәткәрләре үткәргән оператив тикшерү чаралары барышында законсыз рәвештә наркотик матдәләр саклау факты ачылды.
"Нерест" операциясе вакытында Кама елгасында ятьмәләр белән законсыз рәвештә балык тоту факты ачылды.
Күрелгән профилактик чараларга карамастан, шәхескә каршы җинаятьләр дә кылынып тора. Масловка авылында гражданин А.хулиганлык гамәлләре кылып гражданин "Б"га тән җәрәхәтләре ясый. Корноухово авылында гражданин "А" үтерү максатыннан гражданин "Б"га 3 мәртәбә пычак белән кадый. Бу факт буенча җинаять эше ачылды. Гаепләнүче кулга алынды.
Май аенда Балык бистәсе районында булган юл-транспорт һәлакәтләрендә 5 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев