Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

Рус Тат
Кызыл. Сары. Яшел

Полиция хроникасы

2013 елның октябрь аенда Россия эчке эшләр министрлыгының Балык бистәсе буенча бүлегенә җинаятьләр һәм хокук тәртибе бозулар турында 188 хәбәр һәм гариза керде, 9 җинаять эше кузгатылды. Җинаять эше кузгатудан баш тарту турында 22 карар кабул ителде. 93 административ беркетмә төзелде.

21 сентябрь көнне Балык бистәсенең З.Шәймарданов урамында билгесез кеше 6 сыйныф укучысының кесә телефонын урлый. Бу факт буенча РФ Җинаятьләр кодексының 158 маддәсе, 1 бүлеге буенча җинаять эше кузгатылды.
* * *
5 октябрьдә Балык бистәсенең З.Шәймарданов урамындагы сәүдә рәтләреннән билгесез кеше чалбар һәм кышкы куртка урлый. Тикшерү оператив группа бу җинаятьне кылуда шикле кешене ачыклады. Җинаять эше кузгатылды.
* * *
10 октябрьдә Балык бистәсендә булган янгын факты буенча РФ Җинаятьләр кодексының 167 маддәсе, 2 нче бүлеге буенча ("Явыз нияттән кеше милкенә зыян китерү яки юк итү") җинаять эше кузгатылды.
* * *
11 октябрьдә Балык бистәсендә яшәүче гражданин чит кеше машинасының көзгесен вата, ишегенә зыян китерә. Бу факт буенча да җинаять эше кузгатылды.
* * *
11 октябрьдә районыбызның бер торак пунктыннан автомобиль куып китәләр. Полиция бүлеге хезмәткәрләренең оператив эшчәнлеге нәтиҗәсендә автомобиль куучы Питрәч районы территориясендә тоткарлана.
* * *
13 октябрьдә Зәңгәр Күл авылы янәшәсендәге "Алан" чишмәсеннән бензогенератор урлыйлар. Җинаять эше РФ Җинаятьләр кодексының 158 маддәсе, 1 нче бүлеге (урлашу) буенча кузгатылды.
* * *
23 октябрь көнне Корноухово авылындагы торак йортка законсыз керү факты буенча җинаять эше кузгатылды.
* * *
25 октябрьдә район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре гражданин А.ны тоткарлыйлар. Тикшерү вакытында аннан ау мылтыгы обрезы алына. Җинаять эше кузгатылды.
* * *
28 октябрьдә суд приставлары федераль службасы хезмәткәрләре гражданин Б.га карата җинаять эше кузгаттылар. Бу гражданин үз керемнәрен яшереп балигъ булмаган баласына алимент түләмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев