Мамадыш районында коточкыч һәлакәт! Үлүче дә бар...(ФОТОЛАР)
Кызыл. Сары. Яшел

Мамадыш районында коточкыч һәлакәт! Үлүче дә бар...(ФОТОЛАР)

Мамадыш районында Мәскәү-Уфа трассасында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган. Һәлакәтнең ни сәбәпле килеп чыгуы ачыкланды.

Чит ил машинасы алда баручы транспорт чарасын узу өчен каршы як полосага чыга һәм йөк машинасы белән кара-каршы бәрелешә. Көчле бәрелеш аркасында җиңел машина берничә өлешкә өзгәләнә. Җиңел машинада баручы пассажир һәлак була. Йөртүчесе авыр хәлдә хастаханәгә озатыла.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/40167-mamadyish-rayonyinda-kotochkyich-һәlakәt-үlүche-dә-barfotolar.html

Фото: intertat.ru сайтыннан.


Нет комментариев