Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыл. Сары. Яшел

Мәчеттә - ЮХИДИ хезмәткәрләре

Элеккегеләр хакында кул астында төгәл мәгълүматлар булмаганлыктан әйтә алмыйм, ә менә бүгенгесе көнне мәчетләребездә балалар тавышы тынып тормый.

Әле шушы көннәрдә генә районыбыз Үзәк мәчетендә ЮХИДИ хезмәткәрләре белән балаларның олы очрашулары була, дигән хәбәр килеп иреште. Чыннан да балаларның җәйге ял чорында биредә йөзгә якын бала ял итә, әдәп һәм әхлаклылык нигезләрен өйрәнә икән. Әлбәттә инде, бүгенге тормышыбызда һәр көнне диярлек кабатланып торган юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләренең тупас бозылуы нәтиҗәсендә балалар арасында имгәнү һәм үлем-китемнәр еш кабатлана. Шуларны истә  тотып имам-хатыйп Хәмит хәзрәт Идрисов мәчет яны лагерына йөрүче балалар белән дәрес үткәрергә тәкъдим ясаган. Иң әһәмиятлесе, аны погонлы хезмәткәрләр бик тә кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештыра алдылар. Әлеге файдалы чараны элек районыбызда эшләп киткән, бүгенгесе көнне хезмәтен республикабыз башкаласында дәвам иттерүче Айрат абыйлары Исмәгыйлев ачып җибәрде. Сөйләве белән балаларны бик тиз авызына каратты ул. Сүз башыннан ук биредә ял итүче балаларга, әңгәмә барышында аеруча актив катнашсалар, андыйларны «БМВ» машинасына утыртырга вәгъдә итте. Кайсы малай аннан баш тартсын инде? Шуңа дәрес мавыктыргыч узды. Биредә ял итүчеләрнең  күбесе бүген велосипед кебек транспорт чараларыннан киң файдалана. 
Балаларның барысына да ЮХИДИ инспекторлары Илназ Шиһапов, Илсөяр Җиһаншина белән  очрашу бик тә файдалы булды. Лагерьда ял итүчеләргә алар велосипед, самокат белән йөргәндә сакчыллык чараларын төгәл үтәргә кирәклеген бик үтемле итеп аңлаттылар. Мондый файдалы очрашуларның уңай нәтиҗәсе озак көттермәс дип ышанасы килә.

Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев