Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыл. Сары. Яшел

Котлы Бөкәш - Балык Бистәсе юлында юл һәлакәте булган

Сак бул! Фаҗигагә юлыкма!

Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе бүлеге башлыгы Айрат Исмәгыйлов хәбәр иткәнчә, 2019 нчы елның 14 декабрендә 16 сәгать 30 минутта Котлы Бөкәш - Балык Бистәсе юлының 20 нче километрында Балык Бистәсеннән Котлы Бөкәш юнәлешендә хәрәкәт итүче «Дэу Нексия» автомобиле йөртүчесе тизлекне һәм транспорт чаралары арасындагы дистанцияне юл кагыйдәләренә туры килерлек итеп сакламау нәтиҗәсендә, алда бара торган органик ашламалар кертүче прицеп тагылган «Беларус -1221» тракторы белән бәрелешә.
Юл вакыйгасында зыян күргән дүрт кеше Балык Бистәсе үзәк хастаханәсенә китерелә. Юлда 2016 нчы елгы баланың гомере өзелә, ә икесе республика клиник хастаханәсенә озатыла. 2018 нче елгы икенче бала авыр хәлдә ята.
Әлеге юл һәлакәтендә гаеплене тикшерү чаралары үткәрелгәннән соң гына ачыклап булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса