Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыл. Сары. Яшел

Казан полицейскийлары юл йөрү кагыйдәләрен бозган машина йөртүчене куып тоткан

Юл кагыйдәләрен бозу аркасында һәлакәткә очрап качкан Үзбәкстан гражданинын хокук сакчылары якындагы ишегалдында эзләп тапкан.

Казанның ЮХИДИ хезмәткәрләре шәһәрнең Яңа Савин районында «Дэу Нексия» автомобиле хуҗасын куа чыккан. Машина йөртүче юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган, дип хәбәр итә «Эфир 24».

Машина йөртүче үзен бик сәер тоткан: юл билгеләренә игътибар итмәгән, светофорның тыю сигналына карамастан, зур тизлек белән каршы як полосага чыккан. Нәтиҗәдә, рульдә утырган ир-ат машина белән идарәне югалтып, тимер коймага килеп бәрелгән. Шуннан соң машинасын калдырып качып киткән.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре качкынны якындагы ишегалдында тотып алган. Юл-транспорт кагыйдәләрен бозган кеше Үзбәкстан гражданины булып чыккан. Ул медицина тикшерүе үтүдән баш тарткан.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

фото: u74.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев