Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыл. Сары. Яшел

Кар автомобиле саклык сорый

Татарстан Дәүләт техника күзәтчелегенең максатчан чарасы кысаларында район биләмәсендә дә кар автомобиле операциясе үткәрелә.

Элеккеге елларда үткән чаралардан үзгә буларак быел әлеге операция таләпләре бермә-бер артты. Район дәүләт техника күзәтчелеге инспекциясе ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә рейдлар үткәрәчәкләр. Таләпләрнең катгыйлануына җитди сәбәпләр дә бар. Хәзер инде республикабызда кар автомобилендә җилдерүне күп кенә яшьләребез күңел ачу чарасы буларак кабул итәләр. Әнә шуңа соңгы вакытларда республикада бер-бер артлы яшь кешеләрнең үлеме белән тәмамланган фаҗигаләр саны да артты. Хәер, республикада гына түгел, районда да ул шулайрак. Бу елның 6 гыйнвар көнне Масловка авылында берәү кар автомобиле белән зур тизлектә барганда идарә итә алмыйча фаҗигагә юлыга һәм авыр хәлдә клиник хастаханәсенә озатыла. Шуңа дәүләт техника күзәтчелеге инспекциясе мондый транспорт чараларына техник карау үткәрү, алар белән идарә итәргә рөхсәт бирүче таныклык тапшыру һәм кар автомобильләренә теркәү дә үткәреләчәк. Ә инде бу таләпләрне санга сукмаучылар җәзага тартылачак. Шул максаттан 1 февральдән башлап кар автомобиле операциясе башлана. Ә менә 5 февраль көнне Рус Әшнәге, Анатыш, Масловка авылларында әлеге техника чараларына техник карау үткәрелә. 6 февральдә андый чара Балык бистәсе, Полянка авылларында, 7 февральдә Хуторда, ә 8 февральдә Дон-Урай, Шомбыт авылларында үтәчәк. Әлеге транспорт чаралары хуҗаларына уңай булсын өчен аны урыннарга чыгып үткәрү планлаштырыла. Бу чарага җитди карарга һәм юк-бар сәбәпләр белән сузарга ярамый. Әгәр транспорт чарасы беркайда да теркәлмәгән, номеры, идарә итүченең бу техника милке булуын дәлилләүче документы булмаса, кар автомобильләре штраф стоянкага куелачак. Районда бу операция март аена кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X