Инспекторларның үзләрен дә күзәтәләр
Кызыл. Сары. Яшел

Инспекторларның үзләрен дә күзәтәләр

Постта кизү торучы ЮХИДИ инспекторларының эшен хәзер киемнәренә беркетелгән видеокамералар күзәтеп торачак. Мондый җайланмаларның эш принцибы бик гади: видеокамералар инспекторларның эш барышын төшереп бара, шул ук вакытта бу мәгълүматны автоматик рәвештә саклый да. Шунысын да исәпкә алырга кирәк: яздырылган видеоларны берничек тә үзгәртеп булмый. Татарстанның ЮХИДИ идарәсендә хәбәр итүләренчә, хәзерге...

Постта кизү торучы ЮХИДИ инспекторларының эшен хәзер киемнәренә беркетелгән видеокамералар күзәтеп торачак. Мондый җайланмаларның эш принцибы бик гади: видеокамералар инспекторларның эш барышын төшереп бара, шул ук вакытта бу мәгълүматны автоматик рәвештә саклый да.

Шунысын да исәпкә алырга кирәк: яздырылган видеоларны берничек тә үзгәртеп булмый. Татарстанның ЮХИДИ идарәсендә хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта безнең республикада инспекторларның эшчәнлеген барлыгы 96 камера теркәп бара. Видеокамераларның барысы да республика бюджеты акчаларына алынган.

http://shahrichalli.ru/


Нет комментариев