Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыл. Сары. Яшел

Халык арасында, халык хакына

Полициянең участок уполномоченные Рашад Зәйнуллинның кабинетта утырган чагын күрмәссең. Ул һәрвакыт халык арасында булырга тырыша, үзенә билгеләнгән административ зонадагы авылларда даими булып тора. Аның участогына Олы Әшнәк, Корноухово, Ш.Тулуш авыл җирлекләре керә. Дистәләрчә чакрымнарга таралган авылларны әйләнеп чыгар өчен генә дә күпме вакыт кирәк. Аларда 2000 нән артык халык яши....

Полициянең участок уполномоченные Рашад Зәйнуллинның кабинетта утырган чагын күрмәссең. Ул һәрвакыт халык арасында булырга тырыша, үзенә билгеләнгән административ зонадагы авылларда даими булып тора. Аның участогына Олы Әшнәк, Корноухово, Ш.Тулуш авыл җирлекләре керә. Дистәләрчә чакрымнарга таралган авылларны әйләнеп чыгар өчен генә дә күпме вакыт кирәк. Аларда 2000 нән артык халык яши. Кайсы гына авылга килсә дә халык үз итә аны. Намуслы, гомумкешелек кануннары белән яшәүчеләр әлбәттә. Ә хокук тәртибен санга сукмаска маташучылар, урлашырга, тавыш-гауга чыгаручыларга карата сүзне кыска тота участковый. Киңәш, ярдәм сорап та еш мөрәҗәгать итәләр. Мөмкинлеге булганда һәрвакыт булышырга тырыша Рашад. Менә шулай тыгыз элемтәдә торып эшләүнең нәтиҗәләре дә озак көттермәгән. Менә ике ел рәттән барлык төп күрсәткечләр буенча полициянең участок уполномоченныйлары арасында беренче урынны алуга иреште ул. Бу җиңүләре артында йокысыз төннәр, үтелгән чакрымнар, эзләнү-тикшеренүләр ята. Рашад быел гына 9 җинаятьне ачкан. Бу башлыча, урлашулар, кеше торагына законсыз керү очраклары. Авыл җирлекләрен төзекләндерү тәртипләрен, юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга, вак хулиганлык кылучыларга карата да таләпчәнлек күрсәтә ул. Кыскасы, участок уполномоченныена тикшерүче дә, балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы да, ЮХИДИ инспекторы да булырга туры килә инде.
Ә малай, үсмер чагында милиционер булу теләге уена да кереп карамаган аның. Олы Солтан урта мәктәбен тәмамлагач, Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә Рашад. 1996-97 елларда танк гаскәрләрендә хезмәт итеп Ватан алдындагы бурычын үти. Армиядән кайткач 2004 елга кадәр Корноухово урта мәктәбендә укыта.
Көтмәгәндә, армия чыныгуы алган педагог егетне эчке эшләр органнарында эшләргә чакыралар. 5 елга якын вакытлыча тоткарлау изоляторында конвойчы вазыйфаларын башкара ул. Үзен бары тик яхшы яктан гына таныткан Рашадка тагын да җаваплырак эш йөклиләр. Полициянең участок уполномоченные итеп билгелиләр. Күрсәтелгән ышанычны тулысынча аклый өлкән лейтенант.
... " Ат җигү кирәк-яракларын урлаганнар", дигән хәбәр алынгач, кичекмәстән юлга кузгалды участковый. Юлда ук тикшерү планын төзеп куйды ул. "Кайнар эз"дән дигәндәй каракны да тиз тапты. Кыңгыр эшне Рашадтан яшерәм димә инде син. Үз карамагындагы авылларда кемнең ничек сулаганын, нәрсәгә сәләтле булуын бик яхшы чамалый ул.

Рәсемдә:өлкән лейтенант Рашад Зәйнуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев