Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыл. Сары. Яшел

Чаллыдагы һәлакәттә үлгән хатын-кызның 2 баласы калган, үзе өченчесенә авырлы булган

Кичә Чаллыда коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә 32 яшьлек хатын-кызның гомере өзелә. Ул югары тизлектә "КИА Сид" машинасы белән юл читендә туктап торган "КамАЗ" машинасына килеп бәрелә.

Һәлакәт Чаллының Ризовский боҗрасыннан ерак түгел урында - олы юлда, иртәнге сәгать 9лар тирәсендә була. Шәһәр ягыннан килүче "КИА Сид" автомобиле тизлекне арттыра төшә һәм юлның сул ягында туктап торган "КамАЗ" машинасының артына килеп бәрелә. Җиңел машинаның югары тизлектә баруын, спидометрның "90" күрсәткечендә туктап калган телләре һәм тимер өемен хәтерләткән җимерек машина да ачык дәлилли.

"КамАЗ" йөртүчесе, 22 яшьлек ир-ат әйтүенчә, әлеге һәлакәткә кадәр аның юлын "ундүртенче" модель "Лада" машинасы кисеп үткән. Аңа бәрелмәс өчен ул "КамАЗ"ын читкәрәк борган. Шул сәбәпле йөк машинасы күпергә бәрелеп,техник яктан төзексезләнү аркасында туктап торырга мәҗбүр булган.

Юл йөрү кагыйдәсенә туры китереп, "КамАЗ" йөртүчесе авария билгесе дә урнаштырган, махсус утларын да кабызган. Кызганыч, җиңел машина белән идарә итүче хатын-кыз гына туктап торган "КамАЗ"ны күреп өлгермәгән. Алган тән җәрәхәтләреннән ул һәлакәт урынында җан биргән.

Әлеге хатын-кызның ике кызы ятим калган. Ә үзе өченчесенә авырлы булган.

Сүз уңаеннан, Чаллыда узган тәүлектә 64 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев