Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыл. Сары. Яшел

Бүгенге юл фаҗигасендә безнең коллегабыз Эльвира Мотавалова һәлак булган

Бүген Казан-Малмыж трассасының 31 чакрымында, Бөреле тимер юл станциясе янында җитди юл-транспорт һәлакәте булган.

13нче модельле «Лада» автомобиле, башлангыч мәгълүматлар буенча, куркынычсыз хәрәкәт итмичә каршы як полосага чыгып, SCANIA маркалы фура белән бәрелешкән. "Лада" йөртүчесе, алган җәрәхәтләрдән шул урында ук һәлак булган, гәүдәсен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре җимерелгән машинадан алганнар.

«Лада» автомобилендә 1975 елда туган Эльвира Мотавалова булуы ачыкланган. Ул «Биектау FM» радиосының беренче дикторларының берсе буларак билгеле. Радиожурналист 5 февральдә туган көнен билгеләп үтәргә җыенган .

Эльвираның вакытсыз арадан китү кайгысын уртаклашабыз, туганнарына, якыннарына, дусларына сабырлык телибез.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/02/02/134323/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев