Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыл. Сары. Яшел

Балык Бистәсендә “Тоннель" профилактик чарасы үткәрелде

Бүген Балык Бистәсендә үткәрелгән "Тоннель» профилактик чарасы барышында ЮХИДИ һәм участок инспекторлары дистәдән артык автомобильне туктатып тикшергәннәр.

 Куркынычсызлык каешын каптырмаганы өчен 4 автомобильче җаваплылыкка тартылганнар. Җәйнең аяз матур көнендә  пычрак, укып - таный алмас дәрәҗәдә булган номерлы машина хуҗасына да протокол төзелгән.Шулай ук, техосмотр узырга оныткан автобус  йөртүчесенә дә кисәтү белгертелде. Район территориясендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән мондый профилактик чаралар алга таба да даими рәвештә үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X