Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыл. Сары. Яшел

Балык Бистәсе ЮХИДИ инспекторалары ата–аналарны балаларның куркынычсызлыгына җитди карага чакыралар  

​​​​​​​Җәйге каникуллар вакытында балаларның юл–транспорт фаҗигаләренә юлыгу очраклары бермә-бер арта. Балалар күп вакытларын урамда үткәрәләр.

Юллар читендә хәрәкәтчән уеннар белән мавыгып, куркынычсызлык кагыйдәләрен онытып җибәрәләр. Ул гына да түгел велосипед, мопедларга утырып автотранспорт йөри торган юлларга чыгалар. Быелның биш аенда гына Россиядә веолсипедчылар катнашында 400 дән артык авария теркәлгән.Аларда 7 бала һәлак булган, 400 бала җәрәхәтләнгән.

–Безнең районда быел балалар катнашында 1 авария булды, анда ике бала төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алдылар. Велосипедчылар катнашында фаҗигаләр булганы юк. Әмма балигъ булмаган балаларның юлларда үз–үзләрен тотышлары җитди борчу тудыра. Соңгы 6 айда  16 яшькә кадәр булган 64 балага “Тукта, синең тормышың куркыныч астында” дигән карточка тутырылды. Күп очракта баллалар юлны аркылы чыгу кагыйдәләрен үтәмиләр. Велосипед белән транспорт интенсив хәрәкәт итә торган юлларга чыгалар. Авария ситуацияләре тудыралар,үзләренең тормышларын куркыныч астына куялар. Без бу фактлар турында балаларның ата–аналарына, укыган мәктәпләренә хәбәр итәбез, профилактик әңгәмәләр үткәрәбез,–ди район ЮХИДИ бүлеге начальнигы Айрат Исмәгыйлов.

–Безнең районда ике дистәгә якын скутер, мопед исәпләнә. Еш кына 16–17 яше тулмаган малайларда мопедка утырып юлларга чыгалар. Кагыйдәләрне белмәгәнлектән, авария ситуацияләре тудыралар. Бер мопедка икешәрләп, өчәрләп атланып йөрүчеләргә дә тап булганыбыз бар. Күп очракта мотошлемнары да булмый. Быел гына да мопедта йөрү кагыйдәләрен бозган 3 үсмергә карата  беркетмә төзедек.  Тагын 3 үсмер  таныклыксыз килеш җиңел машина руле артына утырган өчен административ җаваплылыкка тартылдылар.  Аларның икесе машинаны рөхсәтсез алып чыгып киткәннәр. Ә берсен әнисе машина йөртергә өйрәтергә алынган. Ләкин бу гамәле белән фаҗигә тудырырга мөмкин булуын онытып җибәргән. Тиешле белемле инструктор, махсус җиһазландырылган автомобильдә генә машиа йөртергә өйрәтергә хокулы ләбаса. Хәзер үзенә дә таныклыксыз үсмергә руль тапшырганы өчен штраф түләргә туры килә инде.

             Дәүләт автомобиль инспекциясе ата–аналарны балаларның куркынычсызлыгына җитди карарга чакыра. Бу җәһәттән, балаларга юл йөрү кагыйдәләрен, урамда үз-үзләрен тоту тәртипләрен даими өйрәтеп, кисәтеп тору зыян итмәс. Шулай ук кечкенә яшьтәге балаларны урамда, юл буйларында ялгыз калдырырга ярамый.

 Кечкенә балаларыгыз бар икән, автомобилегезне һичшиксез махсус утыргыч белән җиһазлагыз. Мопедта, велосипедта юлларга чыгарга рөхсәт итмәгез. Тәүлекнең караңгы вакытында баланың киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булырга тиеш.  Шушы гади генә таләп, кагыйдәләр дә балагызның юл фаҗигасенә юлыгу ихтималын күпкә киметер.

Илгиз Җамалиев.

фото: svetogorsk.bezformata.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X