Балык Бистәсенең иң яхшы машина йөртүчеләре ачыкланды
Кызыл. Сары. Яшел

Балык Бистәсенең иң яхшы машина йөртүчеләре ачыкланды

23 февральдә Балык Бистәсе автомәктәбе (РОСТО) һәм район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе Ватанны саклаучылар көненә багышлап ир-егет автосөючеләр арасында һөнәри осталык конкурсы үткәрделәр. Ярышта барлыгы ун автосөюче катнашты.

"2016 елның иң яхшы машина йөртүчесе" исеменә Руслан Мамаков (ВАЗ-2109 автомобилендә) лаек булды. Икенче урынны Илнар Заһидуллин (Шевроле-Круз) алды. Өченче урынга Рафис Сибгатуллин (Лада Гранта) чыкты.

Тулырак язманы газетабызның алдагы санында укырсыз.

Илгиз Җамалиев әзерләде.

Автор фотосы.


йөртүче машина

Нет комментариев