Балык Бистәсенә яңа автобус кайтты
Кызыл. Сары. Яшел

Балык Бистәсенә яңа автобус кайтты

Район автотранспорт предприятиесе яңару кичерә. Бу көннәрдә ул яңа «ПАЗ-32054» автобусы кабул иткән.

-Бездә барысы 9 автобус исәпләнә. Аның 4 се Казан май комбинатына эшче-хезмәткәрләр йөртү өчен файдаланылса, калганнары район халкына хезмәт күрсәтә,-ди предприятие директоры Илфат Хөснетдинов.

Казанга пассажирлар йөртү расписание нигезендә башкарыла. Яңа кайткан автобус та Казан май комбинаты хезмәткәрләре өчен файдаланылачак.

Фото: avtobusy.ru


автотранспорт предприятиесе яңа автобус

Нет комментариев