Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыл. Сары. Яшел

Бала гомерен өзмәсен фаҗигаләр

16 майдан республикабызда «Игътибар: балалар!» профилактик акциясе башланды.

Бу чара жәйге каникуллар чорында балалар катнашында юл-транспорт травматизмын кисәтүгә юнәлдерелгән. 15 июньгә кадәр ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларның иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән рейдлар, укучылар, ата-аналар белән юлларда үз-үзеңне дөрес тоту буенча әңгәмәләр үткәрәчәкләр, велосипед, скутерларда йөрүче үсмерләргә карата игътибарны арттырачаклар. Акция кысаларында балаларны махсус креслоларсыз, куркынычсызлык каешын эләктермичә йөртүчеләрне ачыклау буенча эшне көчәйтү күздә тотыла.
Көннәр җәйгә авыштымы, малай-шалайны өйдә утыртып булмый инде. Я урамда туп куалар, я велосипедка утырып җилдерәләр. Шомбыт мәктәбенең 1 сыйныф укучысы "Д" да ике дусты белән Котлы Бөкәш-Шомбыт автомобиль юлына велосипедларга утырып сәяхәткә чыга. Йортларыннан ике чакырымлап киткәч борылып кайтырга чыгалар малайлар. "Д" каршы як хәрәкәт полосасыннан, иптәшләре юл читеннән баралар. Шул чак Шомбытка таба баручы «ВАЗ-2114» шоферы, малайларны кисәтергә теләптер инде сигналын кычкырта. Каушап калган малай, кинәт уңга борылып машина барган полосага чыга һәм «ВАЗ»ның сул як крылосына барып бәрелә. Бәхеткә каршы, бу авариядә корбаннар булмый. Малайның баш мие селкенә, бите, башы җиңелчә җәрәхәтләнә. Республика клиник хастаханәсендә ярдәм күрсәткәннән соң, аны өенә кайтарып җибәрәләр. Мондый очракларда, «Алла саклаган», дип әйтеп куябыз инде. Әмма 8 яшьлек малай ничек итеп өлкәннәрдән башка велосипедка утырып автомобиль юлына чыккан соң? Әти-әнисе нәрсә караган? Мәктәптә дә балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүгә тиешле игътибар бирелми күрәсең.
1 май көнне велосипедларга утырып йорттан-йортка кереп "йомырка җыеп" йөрүче эреле-ваклы малайларны кисәтергә туры килде. Араларында башлангыч сыйныфта укучы бер кыз бала да бар иде хәтта. Минем әйткәннәргә колак та салмадылар инде. Дәррәү Балык Бистәсеннән Анатышка илтә торган машина юлыннан аска җилдерделәр. Каршы килә торган автомобиль шоферы туктап уздырырга мәҗбүр булды яшь велосипедчыларны. Ә юл йөрү кагыйдәләре буенча 14 яше тулмаган балаларга, хәрәкәт интенсив булган автомобиль юлында түгел, урамда да велосипедта йөрү рөхсәт ителми бит.
30 апрель көнне 0 сәгать 35 минутта Балык Бистәсе-Котлы Бөкәш автомобиль юлында «Форд» автомобилен йөртүче хәрәкәт куркынычсызлыгын тәэмин итәрдәй тизлек сакламый һәм руль идарәсен югалтып автомобильне кюветка каплый.
Нәтиҗәдә аның 33 яшьлек хатынының һәм 7 яшьлек улының башлары җәрәхәтләнә. Республика клиник больницасында ярдәм күрсәтелгәч, алар кайтарып җибәреләләр.
«Баланы авыррак яраланудан, ә бәлки үлемнән дә бустер дип йөртелә торган махсус җайланмада утырган булуы коткарган. Әгәр ул тулы кыйммәтле автокреслода утырган булса башы да җәрәхәтләнмәс иде бәлки, - диләр авариягә чыккан ЮХИДИ инспекторлары. -Чөнки тулы кыйммәтле автокресло баланың аркасын да, ян-якка бәрелүләрдән дә ышанычлы саклый». Димәк, баланы яшенә, авырлыгына туры килә торган автокреслода йөртү хәерле. Бу очракта, арзанрак җайланма алып экономияләргә маташу урынсыз инде. Бала гомереннән дә кадерлерәк тагын нәрсә бар?
Бу чорда ата-аналардан балаларга юл йөрү кагыйдәләрен, урамда үз-үзләрен тоту тәртипләрен даими өйрәтеп, кисәтеп тору сорала. Бала гомерен өзмәсен фаҗигаләр.
Статистика буенча,яз ахыры, җәйге чорда балаларның юл-транспорт фаҗигаләренә юлыгу очраклары бермә-бер арта. Балалар күп вакытларын урамда уйнап үткәрәләр, җәй айларында балаларны автотранспортта йөртүчеләр күбәя.
Кызганычка каршы, апрель аенда безнең район территориясендә дә балалар катнашында 2 авария теркәлде.
Илгиз Җамалиев.
Фотосы: kotlovka.mos.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев