Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыл. Сары. Яшел

Аварияләр артса да,корбаннар кимегән

Ел башланды гына әле. Ә районыбыз юлларында җиде юл-транспорт фажигасе булды инде. Аларда 6 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алдылар, бер кеше һәлак булды.

Узган елның гыйнварында 4 авариядә генә дә 7 кешенең гомере өзелгән. Юл корбаннарының кимүен уңай күренеш дип бәяләргә була, әлбәттә. Әмма фаҗигаләр саны арткан бит. Фаҗигаләрнең төрләренә килгәндә, "беренче урында" автомобильләрнең каршы як хәрәкәт полосасына чыгып бәрелешүе тора. Мондый дүрт авария теркәлде. Ике юл кырыена төшеп аву, бер җәяүлене таптату очрагы булды.
-Аварияләрнең сәбәпләре шул бер инде. Тизлек режимын сакламыйлар, узышу кагыйдәләрен бозалар, юл, һава торышын исәпкә алмыйлар,-ди район ЮХИДИ начальнигы Айрат Сафиуллин.
Төнге 23.30 сәгатьтә "МАН" йөк машинасын йөртүче хәрәкәт куркынычсызлыгын тәэмин итәрдәй тизлек сакламый һәм тиешсез урында юлны аркылы чыгучы 24 яшьлек ир-егетне бәрдерә. Җәяүле алган травмалардан фаҗига урынында ук һәлак була. Бу юл-транспорт һәлакәтендә кемнең ни дәрәҗәдә гаепле булуын тикшерү тәгаен ачыклар инде. Әмма күз күреме начар вакытта шофер кая ашыккан да, җәяүлене тиешсез урында юлга чыгарга нәрсә мәҗбүр иткән соң?
Илгиз Җамалиев.
Бу язманы газетабыздан укый аласыз.
Фото: intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев