Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыл. Сары. Яшел

Җаваплылык тоеп

Милиционер булу теләге кечкенәдән бөреләнә Марсель күңелендә. Гаделлеге, кешелеклелеге белән Күгәрчендә генә түгел, күрше-тирә авылларда да хөрмәт яулаган күршесе, участок инспекторы Вакыйф Шәмсевәлиев кебек буласы килә аның. Олыга, кечегә итәгатьле Вакыйф абыйлары еш кына малайларны үз янына җыеп яхшыны яманнан аерырга өйрәтә. Ә кайвакыт бишекле мотоциклына утыртып урам әйләндерә. Телевидение,...

Милиционер булу теләге кечкенәдән бөреләнә Марсель күңелендә. Гаделлеге, кешелеклелеге белән Күгәрчендә генә түгел, күрше-тирә авылларда да хөрмәт яулаган күршесе, участок инспекторы Вакыйф Шәмсевәлиев кебек буласы килә аның. Олыга, кечегә итәгатьле Вакыйф абыйлары еш кына малайларны үз янына җыеп яхшыны яманнан аерырга өйрәтә. Ә кайвакыт бишекле мотоциклына утыртып урам әйләндерә. Телевидение, кинода да батыр хокук сакчылары турында фильмнар күп күрсәтелә ул елларда. Әйе, Марсель бары тик хокук сакчысы, милиционер гына булачак. Шул хыялын тормышка ашыру өчен егет Лаеш техникумының юридик бүлегенә укырга керә. Аны тәмамлагач район эчке эшләр бүлегенә кече тикшерүче булып кайта. Беренче чирканчыкны тикшерү бүлеге начальнигы Рөстәм Гыйльманов кулы астында ала. Тикшерүче эшенең нигезләрен өйрәнә. Берникадәр вакыт Котлы Бөкәш бүлегендә дежур ярдәмчесе булып та эшли. Аннары Марсель Фатыйховны милициянең халыкка иң якын, иң җаваплы участогына билгелиләр. Озак еллар район үзәгендә участковый вазыйфаларын башкара ул.
2002 елдан Марсель Фатыйхов-өлкән дознаватель. Зур булмаган һәм уртача авырлыктагы җинаятьләрне тикшерә. Һәр эшкә зур җаваплылык белән якын килә, вакыйгаларның чын асылына төшенергә тырыша. Бу эшләр артында кеше язмышлары ятуын аңлый инде ул. Агымдагы елның 9 аенда гына да 32 җинаять эшен судка тапшырган, 2 җинаять ачкан.
Марсель Фатыйхов 2005 елда "Татарстан республикасының иң яхшы тикшерүчесе" конкурсында катнашып дипломга лаек була. Ә быел ТР эчке эшләр министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.
Марсель Фатыйхов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X