Ашыгыч ярдәм машинасында корсаклы хатын авариягә очраган
Кызыл. Сары. Яшел

Ашыгыч ярдәм машинасында корсаклы хатын авариягә очраган

Табиблар хатынны бала табарга хастханәгә илтә торган булган.

Фаҗига Казань-Оренбург юлында була. 41 яшьлек ашыгыч ярдәм машинасы йөртүче ир Фиат автомобилендә (Баулы үзәк хастаханәсе транспорты) барган вакытта тизлеген арттырган булырга мөмкин.

Өстәвенә, машинаның тәгәрмәчләре дә кышкысына алыштырылмаган булган. Шунлыктан автомобиль бозлавык юлдан кюветка оча. Авария нәтиҗәсендә 29 яшьлек авырлы хатынга зыян килә. Бәхеткә, ул исән кала. Хәзерге вакытта ул хастаханәдә.

almet-rt.ru


Нет комментариев