Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыл. Сары. Яшел

Җаннар өзелә, күпме үкенеч кала...

Соңгы вакытта республикабызның автомобиль юлларында транспорт фаҗигаләренең артуы күзәтелә. Агымдагы елның 5 аенда республикада 1518 юл фаҗигасе теркәлде. Аларда 208 кеше үлде, 1947 кеше тән җәрәхәтләре алды. Безнең районда да аварияләр, аларда үлүчеләр, тән җәрәхәте алучылар саны узган елгыдан артык.

22 июнь көнне 17 сәгать 30 минутта "Богдан-2110" автомобилен йөртүче "З." Шәймарданов урамыннан Октябрь урамына таба хәрәкәт иткәндә куркынычсыз тизлекне сакламый һәм кинәт юлга чыккан үсмер кызны бәрдерә. Аның башы, кулы җәрәхәтләнә. Бу һәлакәттә тиешле тизлек сакламаган шофер да, транспорт чаралары юклыгына инанмыйча кинәт юлга чыккан кыз да гаепле инде. 40 елдан артык тәҗрибәсе булган шофер торак пункт эчендә тизлекне арттырырга ярамаганлыгын белергә тиеш ләбаса. 13 яшьлек кызга да юлны кайда, ничек аркылы чыгарга кирәклеген белергә вакыттыр инде. Ата-аналар балаларын юл грамотасына өйрәтүне игътибар үзәгендә тотарга бурычлылар. Ә кечкенә балаларны урамга ялгыз чыгарырга һич ярамый.
Җәй җиттеме, район урамнарында мотоцикллар, скутер-мопедлар җилдерә башлый. Аларның күпчелеге белән транспорт йөртү таныклыгы булмаган кешеләр, хәтта яше җитмәгән үсмерләр идарә итә. Юл йөрү кагыйдәләрен белмәгәнлектән авария ситуацияләре тудыралар. 24 июньдә 17.00 сәгатьтә гражданин "Б" "Минск" мотоциклы белән Дон-Урай авылының Заречье урамыннан Балык бистәсе-Котлы Бөкәш автомобиль юлына барганда тиешле тизлекне сакламый. Борылышта каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм кюветка төшеп ава. Мотоциклчы авыр тән җәрәхәтләре ала. Муен умырткасы, калак сөяге сына. Әмма зыян күрүче фаҗига турында ЮХИДИга да, больницага да хәбәр итми. Авыртуга түзәрлеге калмагач кына 22 сәгать 30 минутта гына чакыралар. Медицина хезмәткәрләре үз чиратларында ЮХИДИга хәбәр җибәрәләр. Табиблар ничек кенә тырышмасын, "Б."ның гомерен саклап кала алмыйлар, ул республика үзәк больницасында вафат була. Соңыннан "Б."ның мотоцикл йөртүгә таныклыгы да, бернинди документлары булмау да ачыкланды.
Мотоцикл, мопед-скутер бик куркыныч транспорт чаралары. Алар белән авариягә эләгүчеләр авыр тән җәрәхәтләре алалар, еш кына һәлак булалар. Чөнки ике көпчәкле транспортның каскадан кала (анысын да кимиләр бит) бернинди саклану чарасы юк. Ә бездә бик күп ата-аналар скутерны уенчык сыман күрәләр. Яраткан баласына яше җиттеме, юкмы скутер алып бирәләр.
Фаҗигаләр саны арту юл хәрәкәте дәүләт инспекциясенә куркынычсызлык, иминлекне тәэмин итү буенча өстәмә чаралар күрүне таләп итә. Аерым алганда юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозу очракларын кисәтү максатыннан юлда контроль көчәйтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X