Ахрызаман бу - яшьләр кырыла!
28 яшьлек егетнең гомере кинәт һәм фаҗигале төстә өзелә.
Кичә Менделеевск районында коточкыч юл һәлакәте була. Яшь егет "Хендай Элантра" машинасында каршы як полосага чыга һәм КАМАЗ белән бәрелешә. Аннан «Ниссан Кашкай» га килеп бәрелә. Нәтиҗәдә егет үлә. Соңгы араларда аварияләр саны котырып үсә, ди ЮХИДИ хезмәткәрләре. Юлларда сак йөрсәк иде!
Чыганак: http://www.almet-rt.ru/tt/hbrl/item/12735

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев