Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыл. Сары. Яшел

Агымдагы елның ун аенда районыбыз автомобиль юлларында 39 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән

Аларда 14 кеше һәлак булды, 40 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алдылар. Үлемгә илткән фаҗигаләрнең аеруча күп булуы аеруча борчу тудыра. Юллардагы хәлләр, аварияләрнең төп сәбәпләре хакында район ЮХИДИ бүлеге начальнигы Айрат Сафиуллин белән әңгәмә кордык.

-Айрат Әгыйтович, юл-транспорт фаҗигаләре әлләни артмаса да һәлак булучылар саны күбәйгән. Моның сәбәпләрен нәрсәдә күрәсез?
-Әйе, ни кызганыч, һәлак булучылар саны узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 6 кешегә артыграк. Юл фаҗигаләренең күпчелеге транспортчыларның, аерым очракта җәяүлеләрнең дә кагыйдәләрне үтәмәүләре, ваемсызлыклары, җавапсызлыклары аркасында килеп чыгалар инде. Бигрәк тә узышу кагыйдәләрен бозып, руль идарәсен югалтып каршы як хәрәкәт полосасына чыгып бәрелешү иң еш кабаталана торган һәлакәт булып кала бирә. Узган ун айда шундый 16 авария булды. Нәтиҗәләре дә аяныч. Алты кешенең гомере өзелде, егермедән артык кеше тән җәрәхәтләре алды.
Көз ахыры, кышкы айларда аварияләр саны артуы күзәтелә. Юллардагы бозлавык, кар-бураннар һәм көннәрнең кыскаруы машина йөртүчеләргә шактый кыенлыклар тудыра. Әле кышка кердек кенә, ә кеше корбаннарына илткән аварияләргә исәп ачылды инде. Мәскәү-Уфа автомобиль юлының 908 чакрымында җиңел машина белән идарә итүче гражданин Х. Куркынычсыз тизлекне арттырып каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм йөк машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә җиңел машина йөртүче һәм аның пассажиры авария урынында ук һәлак булалар. Казан-Оренбург юлында да шундый ук авария булды. "Җиделе" автомобилен йөртүче тиешле тизлекне арттырып, юлдагы тоташ линияне кисеп чыгып чит ил машинасы белән бәрелешә. Нибары бер ел стажы булган автомобильче кая ашыккандыр, билгесез.
Әңгәмәне Илгиз Җамалиев әзерләде.
Бу язманы газетадан укый аласыз.
Фото ЮХИДИ архивынан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев