Юеш кар ява – юлларда көчле бозлавык
Көн темасы

Юеш кар ява – юлларда көчле бозлавык

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 4 февральдә, кар, юеш кар, карлы яңгыр явачак. Шул сәбәпле юлларда көчле бозлавык хасил була.

Республикада уртача һава температурасы төнлә - 0-4 градус салкын булса, көндез 0-2 градуска кадәр җылыта. Казанда төнге сәгатьләрдә 0-2 градус салкын, көндез 2 градус чамасы җылы булыр дип фаразланыла.

5 февральгә каршы төндә күпчелек районнарда юеш кар ява. Кайбер районнарда буран чыгу ихтималы да бар. Һава температурасы 2-7 градус салкын булачак.

Чыганак:http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/53830

Фото: http://www.rebenki.ru/wp-content/uploads/2013/02/20130203-001846.jpg


бозлавык

Нет комментариев