Юеш кар һәм яңгыр явуы көтелә
Көн темасы

Юеш кар һәм яңгыр явуы көтелә

Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 14 октябрьдә, республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән юеш кар, яңгыр һәм пыскак яңгыр көтелә.

Бүген көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык булу ихтималы бар.

Республикада уртача һава температурасы төнлә - 2 градус салкыннан 3 градуска кадәр җылы, көндез 3-8 градус җылы булачак. Иң салкыны көньяк-көнчыгыш районнарда булыр, дип көтелә.

Казанда төнлә 0-3 градус җылы булачак. Һава температурасы көндез 5-8 градуска кадәр күтәрелә.

15 октябрьгә каршы төндә 2 градуска кадәр суык булачак.

Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/49713

Фото: http://www.oko.by/uploads/posts/2009-03/1236180649_419697_60.jpg


яңгыр кар

Нет комментариев