Юеш кар һәм яңгыр явуы көтелә
Көн темасы

Юеш кар һәм яңгыр явуы көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 12 декабрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Республика районнарында урыны белән юеш кар һәм яңгыр явуы көтелә. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исә. Төнлә юлларда бозлавык хасил булу ихтималы зур.

Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 0-5 градус салкын, көндез исә 3 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы булачак.

Казанда төнге сәгатьләрдә - 1-3 градус салкын, көндез исә 1 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы булыр, дип фаразланыла.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/51955

Елена Никитина фотосы.


яңгыр кар

Нет комментариев