Юеш кар һәм яңгыр явуы көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 2 февральдә, юеш кар, яңгыр яву һәм буран чыгу ихтималы бар. Юлларда көчле бозлавык саклана.
Республикада төнге сәгатьләрдә көчле җил чыгарга мөмкин. Көньяк-көнбатыш тарафтан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитү ихтималы бар.
Татарстанда уртача һава температурасы төнлә 1-6 градус салкын, көндез исә 4 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы булачак.
Казанда төнге сәгатьләрдә - 4-6, көндез 1-3 градус салкын булачак. Шулай ук кар һәм карлы яңгыр яварга мөмкин.
3 февральгә каршы төндә 9 градуска кадәр салкынайта дип фаразлый синоптиклар.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/53741
Фото: http://www.longisland.com/site_media/images/article/subarticle_image/car_3.jpg
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев