Юеш кар, көчле җил көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 8 декабрьдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Республиканың күпчелек районнарында юеш кар һәм кар явачак. Урыны белән буран булу ихтималы бар. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан көчле җил исә. Көчәйгән вакытта аның тизлеге төнлә секундына - 18-23, көндез 15-20 метрга кадәр җитә. Юлларда бозлавык саклана.
Татарстан буенча уртача һава температурасы төнлә һәм көндез дә бер үк төрле булачак - 2-3 градус җылы. Казанда исә 0-2 градус җылы булыр дип фаразланыла.
9 декабрьгә каршы да бераз гына суыта - 0-5 градус чамасы салкын булачак.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/51809
Фото: http://alau.kz/wp-content/uploads/2015/10/54c7ad8bf493b81434c71292.jpg
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев