Җылы һава торышы саклана
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 4 мартта, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Республикада урыны белән юеш кар, яңгыр һәм пыскак яңгыр явачак. Аерым районнарда бүген кич һәм иртәгә көн дәвамында томан төшү ихтималы бар - күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак. Юлларда бозлавык саклана.
Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 0-5 градус салкын, көндез исә 0-3 градус җылы булачак.
Казанда төнге сәгатьләрдә 2-4 градуска кадәр салкынайтса, көндез - 0-3 градус җылы булачак.
5 мартка каршы төндә юеш кар, пыскак яңгыр явуын дәвам итә. Урыны белән томан төшә, юлларда бозлавык саклана. Җилнең секундына 14 метрга кадәр җитеп көчәю ихтималы бар. Һава температурасы 3 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы булачак.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/54906
фото: tnews.tula.net
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев