Яшенле яңгыр көтелә
Көн темасы

Яшенле яңгыр көтелә

Бүген, 5 августта, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Көндез яңгыр яву ихтималы бар. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең бүгенгә фаразлары шундый.

Яшен булырга мөмкин. Төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан искән талгын җилнең, яшен вакытында тизлеге секундына 15-20 метрга җитеп, көчәю мөмкинлеге фаразланыла.

Һава температурасы бүген Татарстан буенча уртача - 19-24, Казанда - 20-22 градус җылы булачак.


6 августка каршы төндә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы саклана. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә. Һава температурасы 14 градустан да югары күтәрелми.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/47118

Фото: картинки.cc


погода яшенле яңгыр көтелә

Нет комментариев