Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Ялларга сизелерлек суыта

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүген- 14 ноябрьдә, республикада болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Күпчелек районнарда кар явуы көтелә. Җил төньяк-көнчыгыштан исә, уртача тизлектә. Юлларда бозлавык хасил булу ихтималы югары.

Иң түбән һава температурасы көндез һәм төнлә дә республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында - 5-8 градус салкын булачак. ә көньяк-көнбатышта җылырак - 3-5 градус салкын.

Казанда кар яварга мөмкин, болытлы булачак. Һава температурасы төнге һәм көндезге сәгатьләрдә 3-6 градус салкын булачак.

Якшәмбе, 15 ноябрьдә, көндез урыны белән буран чыгарга мөмкин. Төнлә - 4-14, көндез 2-7 градус салкын булачак. Юлларда сак булугыз - урыны белән бозлавык!

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/50908

Фото: http://www.favorit-spb.ru/generic/page_blocks_uni/all/1066_image1.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суыта