Ял көннәренә һава торышы
Көн темасы

Ял көннәренә һава торышы

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 30 апрельдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Республикада урыны белән яңгыр явачак. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исә.

Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 2-7, көндез 12-17 градус җылы булачак.

Казанда төнге сәгатьләрдә - 4-6, көндез 14-16 градус җылы булыр дип фараз кылына.

1 майга каршы төндә болытлы булачак, бераз яңгыр ява. Һава температурасы 3 градус кына җылы булыр дип көтелә.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/57103

Фотосы: forum.diamondrp.ru


Нет комментариев