Ялларда җылы һава торышы көтелә
Көн темасы

Ялларда җылы һава торышы көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 26 мартта, болытлы, көндез аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Республикада урыны белән томан төшә, күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак. Урыны белән җепшек кар, яңгыр һәм пыскак яңыгр явачак. Көньяк-көнчыгыштан утрача тизлектә җил исәчәк. Төнлә һәм иртән урыны белән юлларда бозлавык саклана.

Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 2 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы булачак. Көндез 7 градуска кадәр җылыта.

Казанда иртәгә шулай ук көндез 5 градуска кадәр җылыта. Төнге сәгатьләрдә 1 градус салкын булачак.

27 мартка каршы төндә җепшек кар, яңгыр һәм пыскак яңгыр яву ихтималы саклана. Һава температурасы 4 градус җылы булачак.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/55680

Фотосы: www.dsnews.ua


Һава торышы томан

Нет комментариев