Ялларда 8 градуска кадәр суыта
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, буген - 31 октябрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Урыны белән кар явуы фаразланыла, төньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Һава температурасы төнлә - 2-7, көндез 0-3 градус салкын булачак. Юлларда урыны белән бозлавык.
Синоптиклар фаразлавынча, буген республиканың бер генә районында да һава температурасы 0 градустан югары булмаячак.
Казанда болытлы һава торышы көтелә, кар яварга мөмкин. Төнлә - 3-5, көндез 0-2 градус салкын булачак.
1 ноябрьдә урыны белән кар яварга мөмкин, көндез юеш кар явачак. Җилнең тизлеге секундына 15 метрга җитеп көчәюе ихтимал. Һава температурасы төнге сәгатьләрдә - 3-8, көндез 1-3 градус салкын булачак.
2 ноябрьгә каршы төндә урыны белән буран чыгарга мөмкин. Җил тагын да көчәя - секундына 18 метрга кадәр җитә. Һава температурасы 0-5 градус суык булачак.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/50406
Фото: http://img-2004-11.photosight.ru/25/684916.jpg
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев