Якшәмбе көнне Татарстанда һава торышының кабаттан начарлануы көтелә
Циклон Татарстан территориясенә яңгыр, урыны белән көчле явым-төшем алып киләчәк.
Якшәмбе - 4 июньдә Татарстанда һава торышы начарлану көтелә. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җитәкчесе Феликс Гоголь хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, яңа циклон барлыкка килеп, Татарстан территориясенә яңгырлар, урыны белән көчле явым-төшемнәр алып киләчәк. Шулай ук, тизлеге секундына 10-15 метрдан алып, 20 метрга кадәр җитә торган җил булыр дип фаразлана.
Һава температурасы көндез 9-14 градус, төнлә 3-8 градус җылы булачак.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/06/01/141707/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев