Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 6 октябрьдә, республикада аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Төнлә урыны белән, көндез күпчелек районнарда яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Көн дәвамында җилнең юнәлеше үзгәрә - төньяк-көнбатыштан исә башлый.
Төнге сәгатьләрдә һава температурасы - 3-8, көндез 6-11 градус җылы булачак.
Казанда аязучан болытлы һава торышы саклана, яңгыр явачак. Төнлә - 6-8, көндез 8-10 градус җылы.
7 октябрьгә каршы төндә күпчелек районнарда яңгыр, урыны белән юеш кар явачак. Һава температурасы -1 градуска кадәр түбән төшә.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/49383
Фото: https://freelance.ru/img/portfolio/pics/00/1E/28/1976326.jpg
Нет комментариев