Төнлә урыны белән, көндез күпчелек районнарда яңгыр явачак. Төньяк-көнбатыштан, төньяктан уртача тизлектә җил исә.
Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 7-12, көндез - 13-18 градус булачак.
Казанда да яңгыр яву ихтималы бар. Һава температурасы төнге сәгатьләрдә - 9-11, көндез 13-16 градус җылы булачак.
19 августка каршы төндә урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Һава температурасы 4-9 градуска кадәр төшә.
Нет комментариев