Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 25 февральдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Республикада яңгыр, пыскак яңгыр һәм юеш кар ява, ди синоптиклар. Урыны белән томан төшә һәм юлларда бозлавык хасил була. Көньяктан талгын җил исә.
Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 3 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы булачак. көндез исә 1-4 градуска кадәр җылыта.
Казанда шулай ук яңгыр ява. Төнге сәгатьләрдә 1 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы булса, көндез 1-3 градус җылы булыр дип фараз кылына.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/54613
Фото: http://www.novostimira.com.ua/userfiles/11(227).jpg
Нет комментариев