Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ватан терәге - ир

      Армиядә хезмәт итүне Ватаны алдында зур бер бурычы итеп кабул иткән Фидан Низамов парашюттан сикерергә, һава десантлары гаскәрендә хезмәт итәргә хыяллана.

      2020 нче елның яз ае. Балык Бистәсе районының хәрби комиссариатына 18-19 яшьләрдәге егет килеп керә.

    -Минем армиягә китәсем килә. Быел көзгә үк җибәрмәссез микән?

   -Кем әле син, егет?

  -Юлсубинодан. Фидан Низамов!

   Берничә мизгелгә тынлык урнаша.

-Кайтып тор әле син, егет. Укуыңны тәмамлагач килерсең!

    Шулай итеп, быел да көчле теләге тормышка ашмый кала егетнең.

    2001 нче елның 5 нче октябрендә Балык Бистәсе районы Юлсубино (Балтач) авылында туып үсеп, унберьеллык мәктәпне тәмамлап,  Яр Чаллы шәһәренең станок җайлаучылар әзерли торган училищеның әле бер курсын да төгәлләмәгән Фидан Фәрит улы Низамовның әлеге адымы әни кешенең йөрәген чемметереп алса да, әти кеше моны тыныч һәм гадәти хәл дип кабул итә. Үзе дә армия сафларында булып кайткан гаилә башлыгы олы улларының әлеге адымыннан соң горурланып та куя әле. “Ир-егет сүзендә нык торырга, Ватаны алдында булган бурычын үтәргә тиеш!”.

    Үз сүзендә нык тора Фидан. Тагын бер ел уку дәверендә мораль яктан да, физик яктан да солдат хезмәтенә әзерли ул үзен. Ныклап торып спорт белән шөгыльләнә.

    Эшләп үскән, эшнең рәтен белгән егет җәйге ялларында әтисе белән “шабашкаларга” чыгып, үзенең кул көче белән тырышып, машина алып җибәрә. 2021 нче елның июнендә кулына повестка тотып,  бәхет кошы тоткандай сөенеп кайтып керә Фидан.

     2021 нче елның 25 нче июнендә барлык дус-ишләре, сыйныфташлары, авылдашлары хәерле сәфәрләр, исән – имин хезмәт итеп кайтуын теләп, елашып – җырлашып  армия сафларына озаталар аны. Кочаклыйлар, үбәләр. Ә баласы өчен борчылып, төне буе керфек тә какмаган әти кеше, таң әтәчләренә кушылып, җыр сузып җибәрә:

“Йөрәк әрнеп кала, йөрәк сыкрап яна,

Кыз казлары кебек син киткәч...”

   Барысы да әле кичә генә булган кебек. Омск шәһәренең Светлый посёлогында дүрт ай укуларда булып, бүген инде Рязань шәһәренең һава десантлары гаскәрендә (ВДВ) хезмәт итүче егетебезнең солдат статусы алуына да җиде айдан артык вакыт үтеп киткән.

      Армиядә хезмәт итүне Ватаны алдында зур бер бурычы итеп кабул иткән Фидан Низамов парашюттан сикерергә, һава десантлары гаскәрендә хезмәт итәргә хыяллана. Тели белсәң – теләк, дигәндәй, тормышындагы иң зур хыялларының берсе дә чынга аша. Парашюттан сикерүдән тыш, коралдан атарга, танк белән идарә итәргә дә өйрәнә.

     “Буй озын булгач та кыен икән. Танкны йөртү җайсызрак”, - дип, әти – әнисен көлдерергә дә җай таба әле егет.

     Солдат күңеле – янар хыяллар, дигәндәй, армиядә тапкан дуслары белән туган илгә кайтыр көннәрне минутлап санаган егетләрнең киләчәккә уй-планнары да, хыяллары да зурдан.

  Ә мин исә Фиданның изге бурычын намус белән үтәп, исән – сау туган якларына әйләнеп кайтып, хыялларына хыянәт итмичә, аларны чынга ашыруын теләп калам.

 

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА

Корноухово авылы мәдәният йорты мөдире

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса