Төзүчеләр көне белән!
Августның икенче якшәмбесе Россиядә төзүчеләр көне буларак билгеләнеп үтелә.
Хөрмәтле төзүчеләребез! Сезнең тырышлык белән тирә-ягыбыз яңа йортларга, яңа биналарга һәм парк-скверларга, дәваханә, шифаханә һәм башка шундый күп төрле халык өчен кирәкле объектларга байый. Районыбыз төзүчеләренең эшләгән эшне барыбызның күз алдында: соңгы биш еллыкта гына да күпме мәдәният йорты, медпунктлар, балалар бакчалары, мәчетләр төзелде Балтачта. Бүгенгесе көндә дә «Сабантуй» ял паркы, Үзәк парк төзелеп килә. Бассейн төзүдә дә алга китешләр шактый. Районыбыз яшәрә, яңара. Сезнең шушы тырышлыкларны күргәч, күңел сөенә: Балтачта таш өстендә гөлләр үстерердәй кешеләр булган кебек, таштан гүзәллек тудыручылар да шактый! Һөнәри бәйрәмегездә үзегез салган биек йортлар сыман биек уңышларга ирешүегезне, бәхетегезнең нигезе ныклы булуын, гаилә тормышы түбәгездән беркайчан да җил-яңгыр, буран үтмәвен телисе килә. Ару-талу белми эшләгәнегез өчен тиешле бәясен алырга, ныклы сәламәтлектән аерылмаска насыйп булсын. Сез салган биналар күңелегезне җылытып, ерактан ук балкып торсын. Бәйрәм белән!
Төзүче
Күкне чуарлап
Йөзә болытлар,
Болытка җитә
Без салган йортлар.
Һәрбер кирпече
Безнең кул көче.
Нинди иҗатка
Булдыклы кеше.
Файдасыз яткан
Таштан, балчыктан
Чыга ул калкып
Буш бер чатлыктан.
Башта ул әле
Нәкъ биләүдәге
Яшь бала сыман,
Биләп алынган.
Биләгән аны
Такта челтәре,
Юк әле каны,
Юк әле тәне.
Тиз басар сафка
Ул үсеп җитеп,
Карап торырсыз,
Исегез китеп.
Кем яшәсә дә
Бу матур йортта,
Бу йортның туган
Көнен онытма!
Тормышың үтсен
Кызыклы, ямьле,
Күчкәч, күңелле
Үткәр бәйрәмне.
Бер теләк сиңа,
Сүзем юк бүтән.
Төзүче өчен
Бер бокал кутәр!
Бу йортлар бездә
Туарлар йөзләп,
Тудыра аны
Иҗат һәм хезмәт.
М.Җәлил
http://baltasi.ru/news/jamgyjat/251.html
Фотосы: svit24.net
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев