Татарстанны томан каплый
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 7 февральдә, төнлә һәм иртән томан төшәчәк. Күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак.
Республикада аязучан болытлы һава торышы саклана. Бераз кар ява. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Юлларда бозлавык саклана.
Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 5-10, аязганда - 13 градус салкын булачак. Көндез исә 3-8 градус салкын булыр дип фаразланыла.
Казанда шулай ук бераз кар ява. Төнге сәгатьләрдә - 5-8, көндез 3-6 градус салкын булачак, ди синоптиклар.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/53946
Фото: http://images.forwallpaper.com/files/thumbs/preview/16/163992__winter-fog-snow-landscape-nature_p.jpg
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев