Татарстанлылар Париж халкының кайгысын уртаклаша
Көн темасы

Татарстанлылар Париж халкының кайгысын уртаклаша

Париждагы куркыныч теракт Татарстан халкын да тетрәндерде. Казанлылар Рәхмәтуллин урамы,1 йорт адресы буенча урнашкан "Альянс-Франсез" француз теле һәм мәдәнияте үзәге янына чәчәкләр китерә.

Алар биредә шәмнәр яндыра, Кайгы уртаклашу турындагы хис-кичерешләре турында исә махсус китапка язып калдыралар.

- Татарстанлылар париждагы терактларга бик борчыла. Халык бирегә иртә таңнан ук килә башлады инде, - ди Франциянең Казандагы консулы Андрей Ершов.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/50935

Фото: http://www.mk.gov.ua/image.php?id=7509&type=news_main


кайгы

Нет комментариев