Татарстанга аяз һәм җылы көннәр әйләнеп кайта
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 25 апрельдә, алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Синоптиклар фаразлавынча, атнаның беренче көнендә явым-төшем көтелми. Көньяк-көнбатыш тарафтан талгын җил исә. Көн дәвамында җил үзенең юнәлешен үзгәртергә мөмкин һәм көньяк-көнчыгыштан исәчәк.
Көндезге һава температурасы Татарстанда - 13-18, Казанда 14-16 градус җылы булачак.
26 апрельгә каршы төндә дә явым-төшем күзәтелми. Һава температурасы 3-8 градус җылы булачак.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/56867
Фотосы: http://www.photoline.ru/critic/picpart/1184/1184243186.jpg
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев