Татарстанга аномаль җылы килә
Көн темасы

Татарстанга аномаль җылы килә

Татарстан синоптиклары һава шартларының начарлануын һәм аномаль җылы һава торышы булачагын хәбәр итә.

Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, урыны белән юеш кар, буран, шуның аркасында күз күременең кимүе, һава температурасы түбәнәйгәндә юлларда көчле бозлавык булуы көтелә. 19ында төнлә 1 дән 7 градуска кадәр салкын, ә көндез -4 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы булачак.
Татарстан синоптиклары хәбәренчә, аномаль җылы һава торышы киләсе атна дәвамында саклана.

Чыганак: http://www.shahrikazan.com/tt/2015-01-23-10-44-31/item/20049-tatarstanga-anomal-%D2%97yilyi-k%D3%A9tel%D3%99.html


Нет комментариев