Татарстанда томан булачак
Көн темасы

Татарстанда томан булачак

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе бүген - 5 ноябрьдә, төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә томан булуы турында кисәтә.

Игътибар, томан вакытында күз күреме 500 метр һәм аннан яки аннан да кимрәк булачак. Синоптикларның фаразлавы буенча, республикада алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Урыны белән яңгыр, пыскак яңгыр яварга мөмкин. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыш тарафтан, салмак.

Һава температурасы Татарстанда төнлә 3 градус җылыдан 1 градуска кадәр салкын. Көндез 2-7 градус җылы булачак.

Казанда төнге сәгатьләрдә - 1-3, көндез 5-7 градуска кадәр җылыта.

Республика юлларында төнлә урыны белән бозлавык хасил булырга да мөмкин.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/50570
Фото:http://firstmx.ru/uploads/posts/2012-10/.ru.jpg


томан

Нет комментариев